Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзем генә булдыра алмам» - Рината Тейның тормыш иптәшенә ярдәм кирәк

Җырчы Рината Тейның тормыш иптәше юл һәлакәтенә очрап, сәламәтлегенә нык зыян килгән иде. Хәзер ул тернәкләнү чорын уза.

news_top_970_100
«Үзем генә булдыра алмам» - Рината Тейның тормыш иптәшенә ярдәм кирәк
Владимир Васильев

«Сагирга ярдәм! Кадерле дуслар, барыгызга да хәерле көннәр! 1,5 ел эчендә тернәкләнү процессының зур этабын үттек. Тик аякка басар өчен әле тагын бик зур эшләр эшлисе бар. Без бирешергә җыенмыйбыз, ирем аякка бассын өчен барын да эшләячәкбез. Тик мин үзем генә булдыра алмам, шуңа сездән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәм. Алда Мәскәү клиникасында тернәкләнү чоры. Биредә 1 көн 23 меңгә төшә. Дәвалану курсы 1 айдан да ким түгел. Дусларым, финанс яктан мөмкинлегегез булса, ярдәм итүегезне сорыйм. Минем сезгә ничек рәхмәтле булуымны күз алдына да китерә алмыйсыз. Сагир да сезгә бик рәхмәтле, ул инде хәзер барын да аңлый. Акча күчерү өчен карта номерларын калдырам:

Сбербанк 2202 2022 7242 5152 — Сәмигуллина Рузилә Ринат кызы (хатыны)

Альфа банк 5559 4941 7755 9456 — Сәмигуллина Рузилә Ринат кызы (хатыны)

Дөнья әйбәт кешеләр белән тулган! Рәхмәт сезгә!» — дип язган җырчы.

«Ярдәм җибәрдек. Барысы да яхшы булсын», “Савыгырга язсын», «Терелә күр, Сагир», «Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын», «Бик көчле кеше син. Тизрәк сәламәтләнергә язсын», — дип яза инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100