Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күбәйдегез, артистларны чәчеп үстерәләрме әллә?» - Гөлназ Гафурованы танымаганнар

Күп еллар җырлап йөргән җырчы Гөлназ Гафурованы да белмәгән тамашачы булуы ачыкланды.

news_top_970_100
«Күбәйдегез, артистларны чәчеп үстерәләрме әллә?» -  Гөлназ Гафурованы танымаганнар
Салават Камалетдинов

«Мәхәббәт дуэты» солисткасы Гөлназ Гафурова Зөфәр Хәйретдиновның юбилей концертыннан сәхнә арты мизгелләрен Инстаграм сәхифәсендә урнаштырган. «Артистлар күп иде, кемнәр генә катнашмады. Мин күп кенә вакыт хәлемә карап ятып тордым, шуңа бар артистларыбыз белән фотога төшеп өлгермәдем.

Кемнәрне таныдыгыз? Ә иң кызыгы, кайбер артистлар бер-берсен танымады, чөнки үзгәрешләр бар», — дип язган ул.

Инстачылар арасында Гөлназны белми торганнары да бар икән: «Бу артистлар бик күбәеп киттеләр. Мин сезне белмим дә. Артисларны чәчеп үстерәләрме әллә?» — дип гаҗәпләнгән ул.

«Зөлфира ханымга нәрсә әйтергә дә белмим, таныш булырбыз. Тагын кемнәр белән танышыйм, кемнәр белми?» — дип сораган җырчы.

«Әйе, бәлки без бик күптер, тик күбесе экраннарда юк. Мин инде ничә ел филармониядә эшлим һәм инде жырлап кына түгел, спектакльләрдә дә катнашам. Филармония артистлары бөтенесе телевидение һәм радиода юк. Аңа күп акча кирәк шул. Без филармония артистлары. Казан өчен, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен, татар милләте өчен хезмәт куябыз. Бик популяр булмасак та, барыбыз да бик талантлы, ничә еллар тамашачыбызны сөендерәбез. Аллага шөкер! Рәхим итегез, таныш булыгыз», — дип инстачыларга мәгълүмат биргән Гөлназ Гафурова.

Ә бер инстачы Салаватка күз төшергән:

«Бу фотода, гафу итегез, Салават җыерчыкланып беткән. Эчкән кешегә охшап тора», — дип язган ул.

«Нишләп шулай күрәсез инде, бәлки авырган, бәлки йокламаган чагы туры килгәндер. Дөресен әйткәндә, белмим, сез әйткәнне сизмәдем, тик әйтәсем килә: артист кеше төрле чагында сәхнәгә чыга, мин дә операциядән чыксам да, тамашачы сизмәгәндер дип өметләнәм», — дип ягымлы гына җавап кайтарган Гөлназ.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100