Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова «бер сәгатькә ир» чакырткан

Җырчы бу хезмәтнең нидән гыйбарәт булуын аңламавын да язып куйган.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова «бер сәгатькә ир» чакырткан
«Татар-информ» архивы

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов кызыклы видео төшергән. Ул хәзерге заманда актуаль булган «бер сәгатькә ир» хезмәтенә багышланган.

Видеода «сантехник на час» ролен Гүзәлнең ире Илдар уйнаган. Ул бер минутта кран торбасын борып кына куя да, 2500 сум акча сорый.

Аннары ул «бер сәгатькә ир» хезмәтен тәкъдим итә - бушлай диванда ятарга, каз һәм бәлеш ашарга риза булуы турында әйтә. Ә Гүзәл исә торбаны борган өчен акча гына түләргә була.

Гүзәл Уразова бу хезмәтнең нидән гыйбарәт булуын аңламавын да язып куйган.

Видеоны караучылар арасында «Миңа җибәр син аны, минем янда ятып торсын әле, бушка», — дип язган берәү.

«Калсын әйдә, диванда мин — бәлеш, син — бәлеш» дип бергәләп җырлап ятарсыз», — дип киңәш бирүче дә табылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100