Гамил Әсхәдулла нигә кешегә күренергә ояла? | intertat.tatar

Гамил Әсхәдулла нигә кешегә күренергә ояла?

Күп серияле фильмда төшү сәбәпле, артистка тышкы кыяфәтен үзгәртергә туры килгән.

«Мунча ташы» юмор театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла җәй буе элемтәгә кермәгәне өчен инстадусларыннан гафу үтенә.

«Мин өч айдан артык Казанда 30 сериядән артык булган татарча киносериалда төштем. Тышкы кыяфәтемне үзгәртергә туры килде. Шуңа сезгә күренергә оялдым. Ул кыяфәтемне ТНВ каналындагы сериалда күрерсез», — дигән артист. Гамил Әсхәдулла виртуаль дуслары белән аралашуларны бик сагынуы турында язган. Әкренләп инстаграмга фотолар куя башларга сүз биргән.