Димче Роза Сябитова бай ир белән яшәү серләренә төшендерә

Димче Роза Сябитова бай ир белән яшәү серләренә төшендерә
Димче, "Давай поженимся" тапшыруы алып баручысы Роза Сябитова инстаграмда Олеся исемле 20 яшьлек кызның үзеннән киңәш соравы турында язган.

"Бик тә бай иргә кияүгә чыгасым килә. Әти мине фикеремнән кире кайтармакчы, финанс бәйлелек яхшыга илтми, ди. Ә иптәш кызларым башка төрле сөйли: имеш, ошамаса аерылырсыз, акча тупларсың, матур яшәп алырсың, иң мөһиме бу эшне хәйләкәрлек һәм акыл белән оештырырга, диләр. Кем хаклы соң? Кемне тыңлыйм?".

Клиентларымның тәҗрибәсеннән чыгып, Олесяның әнисе хаклы диясем килә. Бай ирнең хатыны булу өчен, һәрвакыт формада булырга кирәк һәм сине һәрвакыт бәяләп торырлар дип алданмавың хәерле. Сораулар бирмәскә, ир эшләренә катышмаска, киңәш бирмәскә өйрәнергә кирәк булачак. Ирнең теләкләре барыннан да өстен булачак. Ирнең әнисе дә, психологы да, секретаре дә, сөяркәсе дә һәм тагын әллә кемнәре дә булырга туры киләчәк. Болар бер генә очракта мөмкин - әгәр иреңне бернигә карамастан яратсаң. Мәхәббәтсез мөнәсәбәтләр, ирең нинди генә бай булса да, көннәрдән бер көнне җимерелә", - дип яза Роза Сябитова.

Ә сез ничек уйлыйсыз? - дип сорау бирә ул.