Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова русча җырлый башлаган

Җырчы София Ротару репертуарыннан «Белая зима» җырын башкарган.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова русча җырлый башлаган
Салават Камалетдинов

Ландыш Нигъмәтҗанованың фан клубы аккаунтында русча җырлаган видео чыкты. Анда җырчы София Ротару репертуарыннан «Белая зима» җырын башкарган.

Инстачылар җырчының рус телендә җырлавын ошаткан.

«Нинди телдә җырласагыз да, тавышыгыз күңелгә ятышлы. Бервакытта да бирешмәгез», «Текә», «Молодец», «Нинди телдә җырласаң да, ни биесәң дә килешә сиңа», — дип комментарий калдырган җырчының тамашачылары.

«Афәрин! Татарча акцент белән бигрәк шәп», - дип язучыга: «Бернинди акцент та ишетмим. Кая куйсаң, шунда торырлык Ландыш ул», — дип җавап язган бер тамашачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100