Гүзәл Уразова кичә генә чыккан чебиләргә соклана - видео

Гүзәл Уразова кичә генә чыккан чебиләргә соклана - видео
Гүзәл Уразова инстаграмына күңелле видео куйган - кичә генә чыккан чебиләрне кулына алып соклана, исни, ярата.

"Иии, тәмлүшкәләр! Берсе сары, берсе соры, берсе кара!" - ди ул. Аннары кочагына алып юата, борынын якын китереп җылысын тоя.

Карап торуы бик күңелле. Гүзәл авыл кызы бит. Чебиләрне сагынган, күрәсең.

"Ярый матурлыкларын матур костюм-чалбарыңда калдырмадылар әле, ошаттылар ахры чибәр апаларын", - дип язган Гүзәлгә бер инстадашы.