Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров: «Сез укыган мәктәп, көндәгечә, бала тавышына күмелер…»

Артист Казанда булган фаҗига турында шигырь иҗат иткән.

news_top_970_100
Җәвит Шакиров: «Сез укыган мәктәп, көндәгечә, бала тавышына күмелер…»
Гадел Әхмәтҗанов

«Менә ничә көн инде 175 мәктәптә булган хәлләр күз алдыннан китми. Матур, җылы көннәрнең ямен җибәргән, йөрәкләрне тетрәндергән бу вакыйга беркемне дә битараф калдырмагандыр. Үзебезнең дә балалар, оныклар бар. Алар өчен борчылып яшибез. Инде башка мондый хәлләр булмасын иде. Юлларында начар кешеләр очрамасын иде. Аяныч хәл аркасында гомерләре өзелгән балаларның әти- әниләренә сабырлык бирсен Аллаhы Тәгалә!

Казан өстен бүген кайгы япты,

Кояш нуры үтеп кермәслек.

Кеше ышанмаслык авыр хәлләр,

Ачы кайгы, адәм түзмәслек.

Баш җитәрлекмени бу хәлләргә,

Әле ишеткәндә йөрәк жу итә.

Бу вәхшилек, бу ерткычлык,

Күз алдыннан китми, югыйсә.

Кемнәрнеңдер газизе бит алар,

Күз карасы, бердәнберләре.

Җил-яңгырдан саклап үстергән,

Нарасые, кадерлеләре.

Бусагадан атлап кермәс инде,

Мин кайттым дип бүтән ул дәшмәс,

Бүген нинди билге алганын,

Мин сорамам хәзер, ул әйтмәс.

Кайтып бүлмәсендә дәресен,

Ул хәзерләп бүтән утырмас?

Җайлап кына уку әсбапларын,

Сумкасына башка тутырмас.

«Әни! Тышта җылы, бераз гына,

Уйнап керим әле», — диеп сорамас.

Чыгып киткәч, нидер калган диеп

Өч-дүрт тапкыр өйне урамас.

Аның тавышы башка ишетелмәс,

Аның кулы иңгә сарылмас.

Аның кебек беркем шаяртып,

Юри үпкәләшкәнгә салынмас.

Йоклаганда өшемәсен дип,

Кем өстенә юрган ябармын?

Сумкаң асып, ишекләрне ачып,

Кемне хәзер озатып калырмын?

Сез укыган мәктәп көндәгечә,

Бала тавышына күмелер.

Синең парта, синең урын гына,

Син килмәгәч хәзер буш булыр.

Укытучың керер классыңа,

Сез утырган якка күз салыр.

Җурналында сезнең фамилияне,

Күргән саен туктап тын калыр.

Күңеле белән ул да көтәдер,

Менә китәр ишек ачылып.

«Соңга калдык, рөхсәтме?» — дип,

Сез керерсез кебек атылып.

Дәрес беткәч балалар да кайтыр,

Өйләренә сөенә-сөенә.

Иң авыры әти- әниеңә,

Син кайтмагач бүген өеңә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100