Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Гайзуллин мәктәптәге фаҗига турында: «Шуны онытабыз: без барыбыз да ваемсыз»

«Тормыш дәвам итә! Яралы тормыш булса да…» - ди артист.

news_top_970_100
Рөстәм Гайзуллин мәктәптәге фаҗига турында: «Шуны онытабыз: без барыбыз да ваемсыз»
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин Казан мәктәбендә булган фаҗига турында үз фикерләрен яздырган. Язма «Күңел тулды» дип исемләнгән.

«Авыр… Безгә — читтән күзәтүчеләргә. Ә шул вакыйга үзәгендә кайнаучыларга?! Аларның якыннарына?!

Бүген мәктәптән исән-имин кайткан балаларның ата-аналары «Аллага шөкер» диде. Хәтта төрле тән җәрәхәтләре алган, яраланган балаларның ата-аналары да Аллаһка мең рәхмәт укыды, чөнки, мәхәббәт җимешләре исән, чөнки, операциядән соң булса да, аларны коча алалар! Тормыш дәвам итә! Яралы тормыш булса да…

Йөрәк әрни. Ышанасы килми. Мондый хәл бездә була алмас, кайдадыр булган, ә бездә юк, булмас! Булды шул… Интернетта чыккан һәр яңа мәгълүмат туры йөрәккә кадалды.

Кемнедер сүгү: кемдер җиренә җиткереп эшләмәгән, кемдер вакытында күрә алмаган, диюләр, нигә болай булды соң, дип сыкранулар урынсыздыр бүген. Фаҗигага барып җиткәч кенә, очкычларны, корабларны, җәмәгать урыннарын тикшерә башлыйбыз. Менә, бу исемлектә бүгеннән мәктәпләр дә кабат өстәлер. Әйе, дәүләтне тиргәүчеләр дә активлашачак, тик шуны онытабыз: без барыбыз да — ваемсыз! Бер-беребезне күрмибез, ишетмибез, әллә теләмибез.

Теге хәшәрәтне искә дә аласым килми… Ләгънәт төшкере!

Тилергән кеше… Юк, кеше түгел… Кем дип атарга соң? Хайван дип тә әйтеп булмый бит. Хайван мондыйга бармас иде. Тилергән иблис атып чыгарган «тиле» ядрәләр тарафыннан гомерләре өзелгән балаларның газиз әти-әниләре, шул сыйныфта булган, сабакташларының канлы идәндә ятып калганнарын күргән укучылар, моның белән ничек яшәргә тиеш?! Ниндидер бер маңка аркасында бит! Кем булуына карамастан, аның да әти-әнисе бар бит. Алар ничек яшәргә тиеш бу авыр йөк белән?

Сораулар күп. Җаваплар аз. Сабырлык кына җитсен. Аллаһ ярдәменнән ташламасын!» — дип язган артист.

«Шулай ваемсызландык. Урамда автомат тотып йөргән кешене күрсәк тә, гадәти хәл кебек кенә карап үтеп китәбез. Хәбәр итү турында уйламыйбыз да, ә, бәлки, уйлыйбыздыр, ләкин шуның өчен күпме йөрисе була, дип кул селтибездер. әллә нишләдек, безгә бар нәрсәгә дә барыбер», — дип язган бер ханым.

«Елаудан туктап булмый», «авыр», «күзләрдән яшь китми» дип яза инстачылар, ата-аналарга сабырлык телиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100