Зифа Нагаеваның аяк бармаклары да җыр яза? (видео)

Бик күп популяр җырлар авторы җыр туу процессы сурәтләнгән видеоны инстаграмда күрсәтте.
"Күп вакыт сорау бирәләр, ничек җыр туа дип..? Зифа Нагаева сүзләренә Урал Солтанов көйләре якынча менә шулай туа!" дип язып куйган ул видео янына.

Алар төнге өчкә кадәр җыр язып утыралар икән.

"Зифа ханымның аяк бармакларына тиклем көй яза", - дип соклана инстадуслары.