Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әкият кебек башланып, триллер белән тәмамлана» — Земфира татарча җыр яздырган

Фанаталары әлеге җырны элек аның әнисе җырлаган дип фаразлый.

news_top_970_100
«Әкият кебек башланып, триллер белән тәмамлана» — Земфира татарча җыр яздырган
Регина Хәбибуллина

Популяр җырчы Земфира Рамазанова «Северный ветер» дигән альбом чыгарган. Әлеге альбомга Земфираның әнисе яратып җырлаган татарча җыр да кергән. Бу хакта «Дөнья татарлары» инстаграм сәхифәсендә язганнар.

«Фло» дигән фантасмагорик трек альбомны тәмамлый. Аның нигезендә «Җырым сиңа күчтәнәч» дигән татар халык җыры ята. Саундтрек әкият кебек башланып китә һәм ахырында триллер төсмере ала. Җырда моңлы өлкән яшьтәге хатын-кыз тавышы яңгырый. Шулай ук җыр кирегә (реверсив) җырлануы белән үзенчәлекле.

Земфираның фанатлары «Фло» җырчының әнисе Флорида Рамазановага багышланган дигән фикергә килгән. Аның туган көне 12 апрель көнне булган. Альбомны да Земфира нәкъ шул көнне тәкъдим иткән.

Флорида ханым 2015 елда каты авырудан вафат булды.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100