420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Зәмирә Рәҗәпованың өченче баласы - кызына Госман хәзрәт Исхаков Камилә дип исем кушкан. Бу турыда Зәмирә үзе бүген инстаграмда хәбәр итте.
«Исемле булдык, әлхәмдүлиллаһ! Госман Исхаков бөтен шартын китереп, кызыбызга Камилә дип исем кушты. Данилга дәшә башласам, китәм тезеп… Аяз, Камилә, Макысым, кем әле син… Данил инде… Улым, кызым шулай ук буталып бетте… Кыскасы, бик күнелле», — дип яза Зәмирә.
Инстачылар бертавыштан бәхет, сәламәтлек тели, «Тигезлектә үстерергә язсын», диләр.