Альфред Якшимбетов Айсылу Габдинованы ашаткан?

Айсылу Габдинова челтәрдә сөенече белән уртаклаша.
Ниһаять, ул да күренекле баянчы, җырлар авторы Альфред Якшимбетов белән шәхсән танышу бәхетенә ирешкән.

Айсылу социаль челтәрдәге битендәге фото астында мондый сүзләр язып калдырган:

"Альфред Якшимбетов! Татар эстрадасын хитлар белән баетып торучы кеше! Нихаять, таныштык буген! Бик гади, ачык, мөләем кеше! Керу белән ашарга утыртты. Ашамасаң, җыр бирмим диде!)) Тәмләп чәй эчертте, шәп җырларын курсәтте! Башкортостанлылар шундый инде алар! Узебезнең кеше".