Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Җырчының Башкортстанның атказанган артисты дигән мактаулы исеме бар иде.

Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Бу хакта "Болгар радиосы" милли-музыкаль премиясен тапшыру тантанасы вакытында хәбәр иттеләр.

Җырчыны мактаулы исем алуы белән тәбрик итәбез.