«Мәҗлес алдыннан зур бер бетчә бит уртасында чыкса». Айсылу Габдинова нәрсә яратмый?

Җырчы яратмаган әйберләре турында язган.

«Бик йокларга кирәк булганда, сәгатьләр буена йокыга китә алмаганны яратмыйм; «киемгә ашау исе сеңгәнен»; «бик-бик берәр мәҗлесне көткәндә авырып киткәнне»; «берәрсе ватсапта синең смсны укып, күреп игнорировать итсә, трубканы алмаса»; «берәр мәҗлес, съемка алдыннан зур бер бетчә бит уртасында чыкса», «берәр шәп рецепт табып, кыйбатлы продуктлар алып, әзерләп, нәтиҗәдә «ерунда» килеп чыкса», «мин җыештырган өйне берәрсе туздыра башласа», дип уртаклашкан Айсылу Габдинова яратмаган әйберләре белән.

Инстачылар да Айсылуга телкәтәшлек белдергән һәм үзләреннән «яңаларын» өстәгән.

«Корсаклы хатын-кыз теләгән кебек, бик тә чаңгыда шуасым килә. Кайчаннан бирле, ә кар — юк! Атланып йөри торган атым шикәрне ашап бетерә дә, атланырга ирек бирми, уйнап йөри карда буйлап, мине үчекләп. Ашарга пешергәндә савытларны юып бетерәсең, ярты сәгать тә узмый, тагын җыела»;

«Иртән будильникка уянгач, будильникны сүндереп тагын биш минут ятып торам дип, соңга кала язганны бигрәк тә яратмыйм инде»;

«Вәйт охшаган безнен «яратмыйм"нар;

«Яшь чакта боларны яратмый идем мин дә. Хәзер еллар үтеп, үзем олыгайгач, нинди зур әһәмияткә ия булмаган нәрсәләр икән дип кенә, көлеп карыйм. Үтә алар», дип юаткан берәү.