Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсе Яңа елны бәйрәм итә башлаган

Җырлы гаилә Яңа ел фотосессиясе эшләтеп куйган.
"Иң яраткан мәл - бөтен дөньяга Яңа ел бәйрәме төсе керә башлады. Кибетләрдә чыршы, уенчыклар саталар. Бүләк турында уйлана башлыйсың. Әлегә кар ятмаса да, сихри бәйрәмнең тиздән килеп җитәсе сизелә. Безнең яллар шундый атмосферада узды. Матур Яңа ел фотосессиясендә катнаштык", - дип язган Гүзәл Уразова. Инстадуслары гаиләгә соклануын белдергән. Гүзәл һәр комментарийга җавап язган.