Чәчкә авыл кибетендә сосиски һәм аракы сата

16 ел элек төшерелгән бу фотода Чәчкә үзенә охшамаган.  
Җырчы Чәчкә Инстаграмына раритет фото элде. "Чәчкә апагыз 16 ел элек. Мине мондый образда әле берегезнең дә күргәне юк иде. Килешәме?", - дип язган ул фото астына. 

Җырчының инстадуслары Чәчкәне танымый. "Битеңдәге миңең кайда?", "Ничә яшь сиңа монда?", "Бөтенләй сиңа охшамаган бу", - дип комментарийлар калдырганнар.