Салават Фәтхетдиновны улы ни белән сөендергән?

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм автоузышлар буенча Смоленскида узган Россия Чемпионатының беренче этабында өченче урынны яулаган.

 Җырчы бу хакта үзенең инстаграм челтәренә язып, видео урнаштырган. Улын бүләкләгән вакытта Салават Зәкиевич, улы өчен горурланып, аны: «Россия Чемпионатының иң яшь катнашучысы», — дип атый.

Инстадуслары Рөстәмнең уңышында әти-әнисенең тырышлыгы да зур роль уйнаганны билгеләп үткәннәр. Яшь спортчыга алга таба зур уңышлар һәм яңа җиңүләр теләгәннәр алар.