Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүм Фәрит Гыйбатдиновның кызы Динә әтисе турында истәлекләр белән уртаклашты

«Шундый әтинең балалары булу белән горурланабыз», - ди Динә.

news_top_970_100
Мәрхүм Фәрит Гыйбатдиновның кызы Динә әтисе турында истәлекләр белән уртаклашты

Үпкә авыруыннан соң өзлегүдән вафат булган Фәрит Гыйбатдиновның кызы Динә үзенең ютуб каналында әтисе турында видеоистәлекләр белән уртаклашкан.

Ул куйган видеода Фәрит Гыйбатдиновның концертларда, мәҗлесләрдә чыгышларыннан кадрлар, төрле чараларда һәм гаиләдә төшкән фотолары бар.

Менә ул хәләл җефете белән мәҗлестә бии. Сокланып карап торасың…

Менә оныкларын сөя. Йөзе шундый көләч, якты…

Менә аны аэропортта каршы алалар. Мөгаен, чираттагы бәйгедән җиңү белән кайтып килүедер. Каршы алучылар чәчәкләргә күмә үзен…

Асаф Вәлиевның «Сагынганда ак болытка кара» җырына салынган бу кадрлар үзәкләрне өзә.

«Киткәненә әле дә ышанып булмый», — дип язалар социаль челтәрләрдә Фәрит Гыйбатдиновны сагынучылар.

Без Динә Гыйбатдинова белән элемтәгә кердек. «Шундый әтинең балалары булу белән горурланабыз», — диде ул.

Фәрит Гыйбатдинов 7 июль иртәсендә дөнья куйды. Аңа 60 яшь иде.

Фәрит Гыйбатдинов Чуашстан татарларын дөньяга таныткан шәхес, милли традицияләрне саклауга зур өлеш кертте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100