Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Клип төшергәнче Илдар Хәкимов трактор йөртергә өйрәнгән, ә Гүзәл Уразова ярдәм иткән

Иҗади гаилә клипны ничек төшерүләрен күрсәтте.

news_top_970_100
Клип төшергәнче Илдар Хәкимов трактор йөртергә өйрәнгән, ә Гүзәл Уразова ярдәм иткән
Владимир Васильев

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов «Син минеке» җырына колхозчылар ролендә клип төшерергә җыенган видео куйган.

Видеода Илдар Хәкимов трактор йөртергә өйрәтә, чын тракторчыдан: «Болай эшләргәме, шулай гына йөрергәме?» - дип төпченә. Сцепление, тормоз педальләрен дә барлый.

«Бу видео монда керергә тиеш түгел иде түгелен. Сез дә безнең белән трактор эчендә булган шикелле булырсыз инде», — дип язган Гүзәл Уразова.

«Клиплар җиңел генә төшерелми шул», «Чын авыл малае булса, тракторда йөри белә инде», «Үлә яздым көлеп, Гүзәл рульне алган урыны бигрәк кызыклы», «Менә кайда икән аның кызыгы», «Гүзәлнең йөзе бигрәк җитди», — дип бәяләгән инстачылар.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары Илдар Хәкимовның кыйммәтле сәгатен дә күреп алган: «Безнең авылда торакторчының мондый сәгате юк», «Тракторчының кул сәгате бигрәк шәп».

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның «Син минеке» җырына колхозчылар ролендә клип төшерүе турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100