Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гарик Сукачев Казан мәктәбендәге фаҗига корбаннарына багышлап «Ай, былбылым»ны җырлый

«Татарларның борын-борыннан килгән барлык җырлары һәм моңлы җырулары кебек, «Ай, былбылым» җырында да зур көч бар», - ди җырчы.

news_top_970_100
Гарик Сукачев Казан мәктәбендәге фаҗига корбаннарына багышлап «Ай, былбылым»ны җырлый
Владимир Васильев

Совет һәм Россия рок-музыканты, «Бригада С» һәм «Неприкасаемые» төркемнәре лидеры Гарик Сукачев «Ай, былбылым» җырын татарча җырлап яздырган.

«Без „Ай, былбылым“ татар халык җырын Рамазан ае тәмамлануга чыгарырга җыенган идек. Ләкин бөтен илне тетрәткән коточкыч фаҗига килеп чыгу сәбәпле, без милли җырны балаларга һәм олыларга — Казанда 11 май фаҗигасе корбаннарына багышлыйбыз. Татар халкы белән бергә кайгырабыз», — дип яза Гарик Сукачев ютуб-каналында видео янына.

«Ай, былбылым» («Соловей мой») — популяр татар халык җырларының берсе, халык мирасы. Кешеләр мондый җырларга үзләренең күңелдә булган хисләрен сала. Аларда буыннар тарихы, азагы булмаган бабайлар моңы, чын йөрәктән чыккан әбиләр җыруы, ди җырчы.

«Татарларның борын-борыннан килгән барлык җырлары һәм моңлы җырулары кебек, „Ай, былбылым“ җырында да зур көч бар, ул көйгә һәм сүзләргә салынган. Бу җырда татар халкының җаны, аның кайгылары һәм шатлыклары чагыла», — ди Сукачев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100