Җырчы Ләйсән Сөнәгатова: «Акча гына кирәк булган табибларга мөрәҗәгать итмәгез» | intertat.tatar

Җырчы Ләйсән Сөнәгатова: «Акча гына кирәк булган табибларга мөрәҗәгать итмәгез»

Җырчы Инстаграмда үзе белән килеп чыккан күңелсез хәл хакында сөйләде.

Баксаң, җырчы дәвалау курсын белешү максаты белән Инстаграм аша инфекционист-педиатрга мөрәҗәгать иткән. «Әлеге табиб кирәкле дәвалау курсын билгеләмәде, минем өчен болай да билгеле булган бер-ике тәкъдиме өчен акча сорады. Мин аптырашта калдым», — дип сөйләде Ләйсән Сөнәгатова.

«Менә бу ханымны беләсезме? Кем аңа миңа мөрәҗәгать итәргә киңәш итте? Консультация алды, тик мине аферистлыкта гаепләп, түләргә ризалашмады. Шундыйлар аркасында мин бүтән беркемгә дә консультация үткәрмәячәкмен», — дип язган әлеге табиб Инстаграм битендә.

«Әниләр, әлеге табиб бары акча алырга тели. Өстәвенә, минем хакта начар сүзләр дә язган. Аңа мөрәҗәгать итмәгез», — дип киңәш биргән җырчы.