420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Бүген «Контактовые» социаль челтәрендә масштаблы проблемалар килеп чыкты. Бу турыда DownDetector порталы хәбәр итте.
«ВКонтакте» челтәрендә теркәлгән кешеләрнең җитмешләп проценты сайтны ача алмый интегә, егерме проценты хәбәрләр җибәрә алмый, кулланучыларның өч проценты гына челтәргә керә ала.
Алар бу хакта Twitter микроблогында хәбәр итә. «#Вкживи — бик шәп хештег. «ВКонтакте» үлде дип борчылганчы, хештег буенча керәм дә, аның чираттагы тапкыр ял итеп алуына инанам», «Гадәттәгечә Twitter ачам да, чираттагы тапкыр провайдер үлгәнме, әллә «ВК» үлгәнме дип карыйм», «Дусларым Deleted булды, кызлар, егетләр, кайгы уртаклашам», дип язалар.
Кулланучылар дусларының аккаунтлары бетерелүен, аларга хәбәр язып булмавын әйтә.