Чәчкә «гашыйкларны кавыштыра торган» җыр җырлады

Җырчы Чәчкә гитара тавышына кушылып «Әйтелмәгән мәхәббәтем» җырын башкара.

Буш залда моңланган вакыты төшерелгән видеоны ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

«Бу мәңгелек җыр. Вәсилә Фәттахова белән Айдар Галимов башкарган „Әйтелмәгән мәхәббәтем“ җыры күп санлы тамашачыларның мәхәббәтен яулаган, бик күп гашыйкларны кавыштырган җыр», — дип яза ул.

Чәчкә бу җырны бик яратуын да әйтә.

Инстачылар Чәчкәнең җырлавын охшаткан. «Каз тәннәре чыкты», диләр.