Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадәнең бик күп серләрен эченә сыйдырган сердәшчесе үлгән

Җырчы Мәркәзетдин белән сөйләшкән видеосын куйган.

news_top_970_100
Нурзадәнең бик күп серләрен эченә сыйдырган сердәшчесе үлгән
Салават Камалетдинов

Җырчы Нурзадәнең якын дусты, аның бик күп серләрен эченә сыйдырган Мәркәзетдин үлгән. Җырчы бу турыда үзе хәбәр итә.

«Ярый әле видеога төшереп калганмын», — дип сөйли Нурзадә. Ул песиен матур сүзләр әйтеп иркәли.

«Мәркәзетдинем китте… Бүген иртән шундый хәбәр. Капка төбенә чыгып үлгән. Мине көткәндер инде… Эх, тагын 2-3 көн… Кайта идем бит Мәркәзетдинем», — дип кайгыра җырчы.

«10 ел буе Казанда яшәп, бер сүз русча өйрәнмәде. Авылга җәйгә кайткач, әни авырганда, аның кулларыннан кочаклап яткан, миңа салкын тиеп авырган чагында, көне буе минем янымнан китмәгән, мин гастрольләргә киткәч, көн-төн ишек төбендә яткан, мин кая барсам, артымнан койрык кебек йөри торган, хәтта минем күп серләремне эченә сыйдырган, сез барыгыз да белә торган Мәркәзетдинем юк инде менә хәзер», — дип яза җырчы.

Җырчының виртуаль дуслары: «Артык кайгырма инде», «Бик кызганыч», «13 ел аз түгел, гаилә әгъзасы булып бетәләр шул», - дип комментарийлар калдырганнар.

«И җаным… Хәлләреңне аңлыйм… Бик авыр сөйгән җан иясен югалтуы», - дип язган инстачыга: «Әйтәсе юк. Күпләр аларга йорт хайваннары дип кенә карарга өйрәнгән шул. Ә минем өчен ул, иң беренче чиратта, сердәшче булды. Кайткач ,муенымнан кочаклап алыр иде…» — дип җавап язган җырчы.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ах????Мэркэзетдинем китте..... Буген иртэн шундый хэбэр. 10 ел буе Казанда яшэп бер суз русча ойрэнмэде, авылга жэйгэ кайткач, Эни алып калып, Эни авыргач анын кулларыннан кочаклап яткан, мина салкын тиеп авырган чагында, коне буе минем янымнан китмэгэн, мин гастрольлэргэ киткэн чагында коне- тоне ишек тобендэ яткан,мин кая барсам, артымнан койрык кебек йори торган, хэтта минем куп серлэремне эченэ сыйдырган, сез барыгыз да белэ торган Мэркэзетдинем юк инде менэ хэзер?? Э сез мина мэче белэн сойлэшеп утырма инде диеп яздыгыз(( Эле ярый кайткан чагында видеоларга тошергэн идем. Капка тобенэ чыгып улгэн. Мине коткэндер инде...... Эх, тагын 2-3 кон... Кайта идем бит Мэркэзетдинем. #мэркэзетдин #

Публикация от Нурзада Nurzada Singer (@nurzada28)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100