«Эт асраганчы бала тапса, файдалы кеше булыр иде»: Гөлназ Шәрипҗанова кемгә ачулы?

Җырчы Инстаграм битендә эт асраучы хатын-кызны тәнкыйтьләгән.

«Күптән түгел су коенып кайттык. Барысы да балалары белән матур итеп ял итәләр. Берзаман килеп чыкты бер фифочка кырыенда зур, аю кебек эт. Атаң башы сыман, аңладыгыз инде. Әниләр балаларын ничек су кертә, ул да нәкь шулай, күтәреп алып кереп китте суга. Эт асраганчы бала тапкан булса шул, бер файдалы кеше булыр иде.

Балалар табыгыз! Мин гомергә чыкмаган, күрмәгән булыр идем Казаныбызның матур җирләрен. Асылбикә белән мәш килдек бүген. Рәхмәт, балам! Ә егетләребез авылда мәш киләләр, сагындык инде!» — дип язган җырчы.

Инстачылар да эт яратучыларга карата булган фикерләрен җиткергәннәр.

«Этне әллә нәрсәгә күргән кешеләрне аңламыйм, ишек алдында яшәтсеннәр, ә өйдә, диванда – килешми инде»,

«Минемчә, дөрес фикер йөртмисез. Бәлки ул балага уза алмыйдыр, бик теләсә дә бала таба алмыйдыр. Кешеләр бала сөйгәндә аңа бу бәхетне тату насыйп түгелдер. Һәм ул бар юанычын шушы этне тәрбияләүгә бирәдер. Кешенең тышкы кыяфәтенә карап кына фикер йөртеп булмый. Бала табыгыз, дип кычкырып кына булмый. Ул бит кибеттән сатып ала торган эйбер түгел!» - дип яза алар.