"Болгар кызлары" солисты Айгөл Зәйнуллинаның элекке ире улын туган көне белән котларга да рөхсәт итмәгән

"Болгар кызлары" солисты Айгөл Зәйнуллинаның элекке ире улын туган көне белән котларга да рөхсәт итмәгән
Балаларын урлаткан Айгөл Зәйнуллина бүген инстаграмда сабыйлары белән бәйле яңалык язган. Баксаң, Айгөлнең олы улының туган көне икән, аңа 10 яшь тулган.

"Туган көнең белән, яраткан улым! Минем талантлы һәм акыллы балам, синең җилкәңә бер тау олылар проблемасы өелде. Бәхетле һәм сәламәт булуыңны телим, бу ситуация тәмамлансын иде һәм бергә булсак иде. Мин сине бик яратам!" - дип язган Айгөл инстаграмында.

Бүген элекке ирем шалтыратты, балаларга якын килмәскә кушты. Баламны телефоннан котларга да ирек бирмәде. Балаларны кайтармаячагын әйтте. Шалтыратып булмый, - дип тә өстәгән Айгөл.


Айгөлнең элекке ире ике баланы 9 июнь көнне алып чыгып киткән. "Бүген 13:20 сәгатьтә Тимур Шарифулин, баллончик белән куркытып, балаларны алып чыгып китте. Бу кешене, Әмирхан белән Тамерланны күрсәгез, шалтыратыгыз", - дип үтенгән иде "Болгар кызлары" җырчысы. Полиция эшләми, дип зарланган иде ул.