Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлсызлыкка яңа караш: Казан кызлары шәрә килеш пычрак юлда фотога төшә

Фотосессия өчен Казан тирәсендәге иң пычрак урынны сайлаганнар.

news_top_970_100
Юлсызлыкка яңа караш: Казан кызлары шәрә килеш пычрак юлда фотога төшә
https://www.instagram.com/kazan_inform/

Богородское белән Көек поселоклары арасындагы машина үтеп йөри алмаслык пычрак юлда фэшн-фотосессия ясаганнар. Бу турыда Mash Iptash телеграм каналы хәбәр итә.

Казан фотографы Эва Милконская фотога төшерү белән ун еллап шөгыльләнә, яз көне фотосессияләр өчен матур пейзаж табу проблемасы туа. Эвага ямьсез фонда кадрлар ясап карау идеясе килгән һәм ул аны тормышка ашырган.

Фотосессия өчен Казан тирәсендәге иң пычрак урын — Көек белән Богородское арасындагы сазлы юлны сайлаганнар. Әлеге юлда яз башланганнан бирле машиналар батып кала, кешеләр көчкә йөри. Фотосессия урынына Эва белән модель кыз ак күлмәк, крокслар һәм озын кунычлы итекләр киеп, «Нива»га утырып килгәннәр.

Ә берничә көннән Казан фотографы әлеге дә баягы пычракта тагын бер фотосессия ясаган. Бу юлы беренчесен дә уздырып җибәргән — модель фотога пычрак уртасына шәрә килеш ятып төшкән. Бу кадрларны «Мэш Иптэш» телеграм каналына урнаштырганнар.

Фотограф сүзләренчә, әлеге фотолар социаль проблемалар, яки юлсызлыкка игътибар юнәлтү максатыннан ясалмаган.

Яңа төрдәге фотоссесиягә кызыгучылар юк, бу кадрлар бик сирәк кешедә генә уңай эмоцияләр тудырган. Шәрә килеш сазда аунап ятучы кызны мәет дип аңлап, күпләрнең коты очкан. «Диваналар», «Авыру кешеләрдер болар», «Трусик кисә дә ярар иде»,» Ахырзаман җитә, иптәшләр. Ник бу хатын-кызда оят дигән нәрсә юк икән?», «Юл начар икәнне күрсәтергә теләдеме икән, әллә бу тормыштан туйганмы?»,"Трасса булмагач, басып торырга урын юк», — дип язалар.

«Хрю-хрю булган бу», «Тиз арада ветеринарга күрсәтергә кирәк», «Шакшы», — кебек ямьсез сүзләр дә калдырганнар.

«Тор, бөереңә салкын тия бит», — дип кайгыртучанлык күрсәткән берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100