Дилә Нигъмәтуллина: «Гаҗәпләнмим дә, күпләрнең мине йөкле итеп күрәсе килә» | intertat.tatar

Дилә Нигъмәтуллина: «Гаҗәпләнмим дә, күпләрнең мине йөкле итеп күрәсе килә»

Инстачылар җырчыга үзләренең сорауларын биргәннәр.

«Миңа калса, сез икенчегә йөкле. Дөрес булсам, сезнең өчен бик шат», «Марат Мухин белән аралашасызмы?» — дип сораган инстачылар.

«Соңгы вакытта иң күп бирелгән сорауларның берсе бу. Хәзер гаҗәпләнмим дә инде. Күпләрнең мине йөкле итеп күрәсе килә. Тик бу дөрес түгел.

Күп тапкыр әлеге сорауга җавап биргәнем бар. Без Марат белән яхшы, дустанә мөнәсәбәттә. Күпләр мондый җавапка ни өчендер аптырап кала. Без дошманнар булып аерылышмадык. Аерылышудан соң була торган конфликтларны да урап уздык. Хәзер Аллаһка шөкер, һәркемнең үзенең бәхетле гаиләсе бар», — дип җавап биргән Дилә Нигъмәтуллина.