Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Әнвәр Нургалиев: «Бик үкенәм…»

Җырчы, туган нигезендәге буш йортларына кайтып кергәч, моңсу уйларга бирелгән.

news_top_970_100
Җырчы Әнвәр Нургалиев: «Бик үкенәм…»
Салават Камалетдинов

Әнвәр Нургалиев авылындагы төп нигезгә кайтып килгән. Җырчының әти-әнисез, буш йортка кайтып керүенә бик тә йөрәге әрни. Шул турыдагы уйларын инстаграмга да язып куйган ул.

«Авылдагы матурлык! Ә күңелем әрни. Башта уйлар. Бу дөньяда бернәрсәне дә кире кайтарып булмый шул.

Без, татар, башкорт балалары, башкача тәрбияләнгән. Әниләр исән чакта кочаклап, яратып иркәләнә белмибез, күңел белән ныграк яратабыз.

Әни исән чакта мин аңа: «Әни, мин сине яратам» дип тә әйтә алмадым. Шуңа бик үкенәм. Хастаханәдә ятканда телсез калгач ул миңа нидер әйтергә тырышты, ә мин аңлый алмадым. Хәзер янәшәмдә булса, көн дә: «Әнием, бәгърем, яратам сине, бердәнберем», — дип әйтер идем. Ә вакытны кирегә әйләндереп булмый.

Вакыт узган саен яра төзәлә диләр, миңа калса, ул тирәнәя генә. Жәлләмәгез әниләргә җылы сүзләр», — дигән ул.

Инстачылар да Әнвәр Нургалиев белән килешә.

«Бик дөрес әйтәсең. Бик авыр ишектә йозак булу. Аннан да авыры юктыр. Капка төпләренә чыгып, әти-әни көтми. Мин дә әти-әниемне җирләдем. Каберләре нур белән тулсын»;

«Дөрес язгансыз. Без бит эшләп үскән балалар. Яратуны эш белән күрсәтергә өйрәнгән. Кайвакыт әнигә „яратам“ дип әйтергә оялам. Оялмаска кирәк икән. Хәзер аңладым»;

«Өч көнлек дөньяда күрешергә вакытыбыз юк. Исәннәрнең кадерен белик», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100