Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мөгезең үскән синең» — Данир Сабировның хатыны Элвин Грей белән нишләп йөргән?

Инстачылар Миләүшә Сабирова белән Элвин Грейның бер-берсенә бик ошаган булуларын билгеләп үткән.

news_top_970_100
«Мөгезең үскән синең» — Данир Сабировның хатыны Элвин Грей белән нишләп йөргән?
Рамил Гали

Элвин Грей Данир Сабировларга кунакка килгән. Аның хатыны Миләүшә белән машинада да йөргән. Миләүшә белән Радик музыка тыңлап, каядыр барганнарын инстаграмга куйган.

Инстачыларның бер төркеме Элвин белән Миләүшәнең бертуганнар кебек охшаш икәнен күреп алган. Миләүшәне хәтта Радикка аның бертуган сеңлесенә караганда да ныграк охшаган дигән фикерләр язганнар.

Икенче төркем Данирның күзләрен ачарга тырышкан. «Мөгезең үскән синең», «Данир, нәрсә карап торасың?», «Данир, әйдә инде, алга», «Миләш, ут белән уйныйсың», — дигәннәр.

«Радикның хатыны бу Миләүшәдән көнләшми инде. Көнләшерлек урын юк», — дигән берәү. «Миләүшә Инзиләдән күпкә матуррак», — дип яклаган аны икенчесе.

Бу комментарийларны Данир үзе дә читләп үтмәгән. «Минем дә Радикның хатыны белән шулай итәсем килә», — дип язган ул видео астында шаяртып.

«Инзиләгә яз», — дигән Элвин аңа.

«Миләүшә Элвинга күбрәк туры килә. Икесе дә сап-сары. Ә син чегән малае»;

«Синең инде гел кемнедер нитәсең килә. Әле Илсөяне, әле Радикның хатынын», — дип язган калган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100