Резеда Әхмәтвәлиева: "Фирдүс Тямаев хатыны булганымны яшерергә тырышам"

Резеда Әхмәтвәлиева: "Фирдүс Тямаев хатыны булганымны яшерергә тырышам"
"Туган тел" тапшыруына интервьюсында Резеда Әхмәтвәлиева үзенең Тямаев хатыны булуыннан файдаланмавын әйткән.

"Чиратта торганда Тямаевның хатыны булу ярдәм итәме? Мин - Фирдүс Тямаевның хатыны, үтеп китим әле дигән юкмы?" дигән сорауга ул болай җавап бирә:

"Минем алай дип әйткәнем юк. Поликлинага анализ бирергә барганда да, о, Тямаева, родственница что ли, диләр. Мин юк, фамилиядәшләр генә дим. Әйтмәскә тырышам, чөнки әйтсәң, күп сораулар белән аптырата башлыйлар - алаймы, болаймы дигән кебек. Күренмәскә тырышам, җәмгыятьтә үземне "соры тычкан" кебек тотам", - ди ул.