Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елый-елый язылды» — Илсөя Бәдретдиновадан яңа җыр

Илсөя Бәдретдинова «Мин яратып китеп барамын» дигән яңа җыр яздырган.

news_top_970_100
«Елый-елый язылды» — Илсөя Бәдретдиновадан яңа җыр
Салават Камалетдинов

Илсөя Бәдретдинова үзенең яңа җырын тәкъдим итте. Күңелгә үтеп керә торган җырның шигырен җырчыга Ренат Галиәскәр язып биргән. Көе — Илдус Дәүләновныкы.

«Күптән күңел түрендә йөрткән сүзләр… Елый-елый язылган җыр… Төгәл беләм, күпләрнең күңелендәге кичерешләр… «Мин яратып китеп барамын…» — дип яза ул инстаграмда.

Җырны тыңлаган инстачыларның ушы киткән. «Молодец, ниһаять, искиткеч жыр тудыргансыз», «Менә бары тик сез генә шундый җырлар җырлыйсыз», «Ренат Галиәскәр хит язып биргән», «Вәт булган бу, карчык», «Тагын апа йөрәкне ярып бәрде», «Йөрәктә андый хисләр юк, ләкин булмаса да, дөньяның астын-өскә әйләндердең», «Рус эстрадасында Аллегрова кебек, татарда сез балкыйсыз. Икегездә дә серле харизма бар, минемчә. Репертуарыгызда төрле кичерешле жырлар, зәвыклы аранжировкалар», «Чыкса синнән чыга инде. Башка кешедән чыкса да, моның хәтле булмас, ну кызый», — дип мактаган алар җырны да, Илсөяне дә.

Җырны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100