Гөлназ Асаева музыкант егетне мендәр белән кыйнаган | intertat.tatar

Гөлназ Асаева музыкант егетне мендәр белән кыйнаган

Яшь җырчы Гөлназ Асаева бер музыкант егетне мендәр белән кыйнаган. Бу хәл гастрольләрдә, эш сәфәрендә, автобуста барганда килеп чыккан.
"Музыкант егеткә минем автобуста кычкырып сөйләшүем ошамады. Тавышым шундый көчле булгач, нәрсә эшлим инде? Күчеп утырып та карадым, ул һаман тынычланмады. Ачуым чыккач мендәр белән кыйнадым. Шундый кызу канлы инде мин. Теге егет соңыннан үзе дә үкенде, минем белән эш итүнең ничек начар тәмамланганың аңлады булса кирәк", - диде Гөлназ.