Гөлназ Фәйзрахманова үзен миллионнар алып эшләргә тиеш дип саный

“Болгар радиосы” алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова үзенең яшәү режимы белән миллионнар алып эшләргә тиеш дигән карарга килгән.

“Ничек барысына да өлгерәсез? Бу миңа бирелә торган иң популяр сораудыр, мөгаен. Әни әйтмешли, иртәрәк торсаң, тагын да күбрәк өлгерәсең. Минем кичке эфир төнге 12гә кадәр. Йокларга мин 1дә яки аннан да соңрак ятам. Әгәр 9да торам икән, 8 сәгать йоклыйм дигән сүз. Билгеле, бу бик сирәк эләгә. Чөнки улым беренче сменада укый, кечкенәсе – икенчедә. Менә шулай мәктәп белән ике арада тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтереләм. Әтиләре дә булыша, билгеле. Сәлимә биюгә, бассейнга йөри. Әле олимпиада, әле тагын нәрсә. Сәет мөстәкыйльрәк анысы.

Кайбер вакытта унар сәгать йоклаган көннәр дә бар. Бу миңа бик кирәк. Аннары тагын үз римтмыма кайтам. Көнгә ике тапкыр ашыйм, бик сирәк кенә өч тапкыр.

Балаларга ашарга әзерлим, үзем ашарга өлгермим, контейнер белән алам яки бөтенләй алмыйм. Минем ихтыяҗым шундый, борчылмагыз, гастритым юк.

Хәзер мин элеккегә караганда да тормышны аңлабрак яшим. Элек борчыла идем, ә хәзер тыныч кына барысына да өлгереп барам. Планлаштырам – эшлим. Ялкаулыкны җиңәм.

Мин бүген шундый молодец! Иртән торып, психосоматика буенча лекциягә барасым килмәде, әмма үземне җиңдем, тордым, бардым һәм бик канәгать калдым.

Менә хәзер дә 12гә кадәр эштә. Кайтып 4 сәгать йоклыйм да тагын радиода.

Кайвакыт мондый тормыш ритмы белән мин миллионнар эшләргә тиеш дип уйлап куям. Әмма юк. Нәрсәнедер дөрес эшләмим ахры, ачыкларга кирәк”, - дигән Гөлназ.