Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуровтан шулпа рецепты

Алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров «Кыр көне»ндә катнашучыларны шулпа пешереп сыйлаган.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуровтан шулпа рецепты

Зөлфәт Зиннуров шулпа пешерү рецептын инстадусларына да тәкъдим итә. Видеосы да бар.

«7 литрлы казан өчен мин болай итәм:

200 мл көнбагыш маена 1-1,5 кг итне салып, 10 минут тирәсе гел болгатып кыздырам. 6 баш суган салып, алтын төсенә керә башлаганчы кыздырам, аның өстенә 5 кишер салам. 10 минуттан эре кисәкләргә бүленгән 4 помидор, 4 болгар борычы, 1 чәй кашыгы кара борыч, кориандр, зира, ысланган паприка, хуш исле борыч, 6 лавр яфрагы һәм тоз салып, капкачын каплап, 10 минут тирәсе томалап пешерәм. Аннан су һәм 7-8 бәрәңге салып, капкачын каплап, кайнаганын көтәм. Кайнап чыккач, ачып, 1 сәгать тирәсе пешерәм.

Ашларыгыз тәмле булсын!»


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кичә кыр көнендә шурпа пешергәнне Айнур Каюмов @ainur_kayumov бик кызыксынып, җентекләп карап торып видеога төшерде дә матурлап монтажлап та куйган. Рецептын күпләр сорый, 7 литрлы казан өчен мин болай итәм: 200мл көнбагыш маена 1-1,5кг итне салып 10 минут тирәсе гел болгатып кыздырам. 6 баш суган салып алтын төсенә керә башлаганчы кыздырам, аннан өстенә туралган 5 кишер салам. 10 минуттан эре кисәкләргә бүленгән 4 помидор, 4 болгария борычы, 1 чәй кашыгы кара борыч, кориандр, зира, паприка копченая, хуш исле борыч, 6 шт лавр яфрагы һәм тоз салып капкачын каплап 10 минут тирәсе томалап пешерәм. Аннан су һәм 7-8шт бәрәңге салып капкачын каплап кайнаганын көтәм дә ачып 1 сәгать тирәсе пешерәм. Ашларыгыз тәмле булсын! #шурпа #альма @alma16_kzn #кыркөне2020 #деньполя2020

Публикация от Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100