Бер хатын Илсөя Бәдретдиновага өйләнергә тели

Бер хатын Илсөя Бәдретдиновага өйләнергә тели
Илсөя Бәдретдинова чираттагы матур фотосын инстаграмга куйды. Ул мәктәп укучылары кебек итеп чәчен ике толымга үргән, үзе сәер генә елмаеп тора. "Менә шундый кәеф бүген", дип яза ул фото янына.

Инстачылар "Илсөянең сәгате кирегә таба йөри ахрысы" дип язалар. Җырчының яшь, матур булуына сокланалар. "Илсөя 11 сыйныф укучысы", "Танып та булмый, яшәреп киткәнсең", дип комплиментлар яудырганнар.

"Мин дә бүгеннән Илсөягә өйләнер идем, ләкин мин хатын-кыз шул", дип уфтана бер ханым.