Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миңа охшаганмы?» — Әнвәр Нургалиев абыйсының малае белән таныштырды

Инстачылар Венер Нургалиевка абыйсына җитәргә ерак әле дигән фикердә.

news_top_970_100
«Миңа охшаганмы?» — Әнвәр Нургалиев абыйсының малае белән таныштырды
https://www.instagram.com/anvar_nurgaliev/

Әнвәр Нургалиев инстаграм дусларын Сәрвәр абыйсының малае Венер Нургалиев белән таныштырган. «Миңа охшаганмы?» — дип сорый ул.

Венерның җырлаган видеосын 100 меңгә якын кеше караган. Смайллар һәм фикерләр дә бик күп калдырганнар, әлбәттә.

«Бепаз охшашлык бар. Ләкин Әнвәр нәзакәтлерәк», «Бик тә охшаган. Тышкы кыяфәте белән нәкъ сез. Матур җырлый. Шулай ук сезнең кебеке тыйнак», «Молодец, Венер! Бик матур җырлый. Безнең авылга да килеп җырлаган иде ул», «Кайда яшереп тоттыгыз сез аны? Ну, Әнвәр абы-ы-ый… Төн йокыларымны качырдыгыз бит. Бу җырны өтеренә, һәр нотасына кадәр ятлаганчы тыңлармын инде. Җыры матур, тавышы матур, ә үзе… Сүз юк. Юк, сезгә охшамаган», «Мин Данир Сабиров Әнвәргә пародия белән чыгып баскан дип торам», — дип мактыйлар яшь башкаручыны бер төркем инстачылар.

Икенче төркем инстачылар Венерга Әнвәргә җитәргә ерак әле дип саный. «Тавышы матур, ләкин фонограммага җырлый», «Син булышсаң, ул кереп китәчәк. Ләкин Венер сине алыштыра алмый», «Ярыйсы гына жырлый да, сезгә җитәргә ерак», — дигәннәр. «Тавышы ноль, юк, бармый, җырлый алмый. Моңсыз шигырь сөйли. Болай кем дә сөйләп бирә ала, ачуланма, брат», — дип турысын бәреп әйткән берсе.

«Тямай кебек телен шомартып, кешеләрне сүз белән алдарга өйрәнсә, шәп булачак. Берәр шундый курс юкмы? Тямай моңы булмаса да, теле белән алдап яраттыра. Ә син, Әнвәр балакаем, тыйнаклыгың белән яраттырасың», — дип язган бер ханым.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100