Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Нәни кызыбызга табиблар вакытлыча климатны алыштырырга киңәш итте»

Җырчы бала коляскасы белән җылы якта йөргән фото куйган.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: «Нәни кызыбызга табиблар вакытлыча климатны алыштырырга киңәш итте»
https://www.instagram.com/guzelurazova/

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов һәм аларның нәни кызлары Ариана Төркиянең Анталья шәһәрендә ял итә.

«Кызыбызга табиблар вакытлыча климатны алыштырырга киңәш итте. Шуңа күрә без Төркиядә.

Илдар үзенең балачагын искә төшереп сөйләде. Ике айлык чагында бик каты авырган булган. Табиблар аны җылы якка алып китәргә киңәш иткән. Сәламәтлеге какшап калырга мөмкин дигәч, әти белән әни Илдарны Кавказга алып чыгып киткән. Илдар дүрт яшенә кадәр Кавказда үскән, 5 яшь тулгач кире Башкортстанга кайтканнар.

Илдар беркайчан да башка авырмаган. Димәк, барысы да дөрес эшләнгән.

Әлеге вакытта Ариана үзен яхшы хис итә», — дип язган җырчы.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары нәни Ариананың савыгып кайтуын, гөнаһсыз сабыйга көньяк һавасының шифасы тиюен теләгән.

Кайбер инстачыларны Илдар белән Гүзәлнең башка балаларының кем белән калуы да кызыксындырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100