Аиша Ганиуллина үтүктә йомырка кыздырган

Йомырка пешкән үтүкне тотып, хуҗабикә образыннан шактый аерылып торган фотолар да ясаган ул.

Җырчы Аиша Ганиуллина үтүктә йомырка тәбәсе кыздырган. «Үтүк өстендә йомырка кыздырып булачагына шикләнгән идем. Ләкин, күрүегезчә, килеп чыкты! Әзер», — дип язган ул үзенең инстаграмдагы аккаунтында.

Аиша үтүкне тотып, хуҗабикә образыннан шактый аерылып торган фотолар да ясаган. «Тәмле булды, рәхмәт», — дип тә өстәгән. 

Җырчының язылучылары: «Сездән чыга инде», «Бәрәңге дә кызыдырып кара инде», «Син бигрәк сексуаль», — дип комментарийлар калдырганнар Аишага. 

Бер инстачы: «Шапшак», — дип тә өстәгән. Аиша да җавапсыз калмаган. «Шапшак шапшакны ерактан күрә», — дип язган ул аңа каршы.