Журналист Гөлүсә Исмәгыйлева "ТНВ"дан китә: "Китәргә кирәк иде бит инде, 45 яшь менә хәзер килеп җитә ул"

"Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең "Татарстан хәбәрләре" тапшыруы журналисты Гөлүсә Исмәгыйлева "ТНВ"дан киткәне турында Инстаграм сәхифәсендә хәбәр иткән.
"ТНВ"дан күз яшьләрсез, үкенүсез һәм шикләнүләрсез китәм! Сөбханалла, Аллага шөкер. "Татарстан хәбәрләре" редакциясе командасында иң яхшы коллегаларым бер тамчы тупас хатасыз 20 елдан артык эшләдем. Сезнең белән күпме игелек эшләдек, кадерлеләрем. Күпме кешегә ярдәм иттек! Һәм менә болар барысы бергә зур яхшылык белән миңа әйләнеп кайтты!

Минем алда яңа ишек ачылды, мин аңа керергә курыкмыйм! Тик гадәттәгечә, "иске" ишекне япмыйм! Һичшиксез, кереп караячакмын. Һәм ул миңа алга барырга бер дә комачауламаячак.

Сине көтүчең һәм яратучың булганда шундый рәхәт! Мин сезне бик каты яратам!

"ТНВ"дан китәргә батырчылык иткәч, бик әйбәт эш, ышанычлы җитәкчегә китәм, Аллага шөкер! Китәргә кирәк иде бит инде, факт буларак кабул итегез! 45 яшь менә хәзер килеп җитә ул!" - дип язган Гөлүсә Исмәгыйлева.

"Иии якташ... Китәсең дәмени. Әле сөенеп утыра идек, карап, обсуждать итеп, кызыклы алымнар куллана дип. Бер карасаң, яшьләр килә тора шул (карт димим). Бер ияләнгәч кешегә, барыбер, үз итәсең. Кая китәсең дип сорамыйм, шушында барысы да беленер. Уңышлар сиңа! Биектаулар кайда да бирешмәс, шигем юк!", "Матур яраткан апакаем, сюжетларыгызны бүтән күрәлмам инде, Сез ТНВдан киткәч, матур микрофон тотып сөйләгәнегезне күрәлмам инде", "Әле ныклап күреп тә бетерәлмәдек бит әле. Яңалык һәрвакыт әйбәт инде ансы! Уңышлар", - дип язган халык.