Лилия Хәйруллина Тямаевтан уздырган | intertat.tatar

Лилия Хәйруллина Тямаевтан уздырган

Лилия Хәйруллина Тямаевтан уздырган
Лилия Хәйруллина Фирдүс Тямаев башкаруындагы "Сандугач" җыры көенә биеп күрсәткән. Әлеге видеоны ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.
Лилия сикереп-сикереп бии. "Дөрес биим микән? Җылынабыз", - дип яза ул.

Кадрлардан күренгәнчә, Лилия Хәйруллина Киров өлкәсендә Сабан туена чыгыш ясарга килгән. Ул сәхнә артында бии. Урамда салкын булганга, җырчы биеп җылынмакчы була.

Инстчылар Лилияне "Тямевтан уздыра" дип бәяләгән. Фирдүс төркеменә чакырыр дип фаразлаучылар да бар. "Бер дә оялып тормый", "колготкиең матур", "энерджайзер", дип тә әйтәләр.