Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Кәбиров котлау шигырьләре турында: «Тапталып беткән, чиле-пешле…»

Марат Кәбиров авылдагы бер мәҗлестә юбилярны ни рәвешле котлауларына игътибар иткән. 

news_top_970_100
Марат Кәбиров котлау шигырьләре турында: «Тапталып беткән, чиле-пешле…»

«Берәү тост әйтә. Шигырь белән:

«Туган көнең белән котлап сине

Теләкләрнең телим изгесен…»

Күп тә үтми, икенче кунак сүз ала:

«Туган көнең белән котлап сине…»

Дежур сүзләр. Мең тапкырлар кабатланып, тапталып беткән чиле-пешле шигырьләр… Мин шигырьдән гайрәтем чигеп кайттым.

Менә шушындый мәҗлесләр бүген кешене шигърияттән, әдәбияттан читләштерүгә хезмәт итә кебек тоелды. Белмим, ни өчен шулай?!. Бу кешеләрнең наданлыгыннан киләме? Югыйсә, әйбәт шагыйрьләр дә күп бит инде. Хәер, табын артында классика, әйтик, Җәлил шигырьләрен сөйләп тә булмыйдыр инде… Бүгенге тере классикларыбызныкын да…

Менә шундый мәҗлесләрдә укырлык, бер-береңне котлашырлык шигырьләр бик юк икән шул. Заманында минем «Күңелле табын» да әнә шул кытлыкны каплаган өчен коточкыч тизлек белән сатылып бара иде бугай. Хәзер андагы шигырьләр халыкныкына әйләнеп бетте инде. Тагын кирәк.

Безнең язучылар югары темалар, югары әдәбият дип тырыша инде. Мәңгелек әсәрләр иҗат итәләр. Ләкин бүгенге көн кешесе өчен кирәкле гади язмалар турында да онытырга ярамыйдыр. Ихтыяҗ бар икән, эшләргә кирәк. Югыйсә, эшләр хөрти… Әйбәт әсәрләрең киләчәккә барып җитәр ул җитүен, укучыларың барып җитәлмәс. Шуңа күрә, бу өлкәләрне дә күздән ычкындырырга ярамый.

Бетте. Бүгеннән башлап котлау шигырьләре яза башлыйм», — дигән ул.

Бер инстадусты Марат Кәбировка җавап итеп: «Котлау шигырьләрен бик җайлы һәм шәп иҗат итәләр хәзер. Ел фасылына, һава торышына карап: сине котлап кояш көлә, сине котлап яңгыр (яки кар) ява, яфрак коела һ.б. Аннан соң һәркем әйтә торган теләкләрне бераз рифмалаштыралар да — шедевр әзер», — дип язган.

«55 яшьлек ханымга, 60 яшьлек әфәндегә, диплом алган студентка, пенсиягә чыккан пенсионерга, эшли торган пенсионерга, кичә үзмәшгуль булып теркәлгән егеткә, бүген үзизоляциягә киткән туташка… Бик күп темалар, милләт көтә иҗат җимешләрен!» — дип комментарий калдырган икенче виртуаль дусты.

«Марат, бигрәк актуаль теманы китереп чыгардың бит. Яз әле шул темага күп итеп, рәхәтләнеп кулланырбыз», — дип тә язганнар.

Берсе: «Бу атна ахырына кадәр язылса, бигрәк тә шәп булыр иде», — дип заказ биреп куйган Марат Кәбировка.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Моңа кадәр бик игътибар иткәнем юк иде. Әле авылда бер мәҗлестә булырга туры килде. Юбилей инде. Юбилярны котлап берәү тост әйтә. #Шигырь белән: Туган көнең белән котлап сине Теләкләрнең телим изгесен... Күп тә үтми икенче кунак сүз ала: Туган көнең белән котлап сине... Дежур сүзләр. Мең тапкырлар кабатланып, тапалып беткән чиле-пешле #шигырьләр... Мин шигырьдән чистый гайрәтем чигеп кайттым. Менә шушындый мәҗлесләр бүген кешене шигърияттән, әдәбияттан читләштерүгә хезмәт итә кебек тоелды. Белмим, ни өчен шулай?!. Бу кешеләрнең наданлыгыннан киләме? Югыйсә, әйбәт шагыйрьләр дә күп бит инде. Хәер табын артында классика, әйтик, Җәлил шигырьләрен сөйләп тә булмыйдыр инде... Бүгенге тере классикларыбызныкын да... Менә шундый мәҗлесләрдә укырлык, бер-береңне котлашырлык шигырьләр бик юк икән шул. Заманында минем "Күңелле табын" да әнә шул кытлыкны каплаган өчен кототокыч тизлек белән сатылып бара иде бугай. Хәзер андагы шигырьләр халыкныкына әйләнеп бетте инде. Тагын кирәк. Безнең язучылар югары темалар, югары әдәбият дип тырыша инде. Мәңгелек әсәрләр иҗат итәләр. Ләкин бүгенге көн кешесе өчен кирәкле гади язмалар турында да онытырга ярамыйдыр. Ихтыяҗ бар икән, эшләргә кирәк. Югыйсә, эшләр хөрт... Әйбәт әсәрләрең киләчәккә барып җитәр ул җитүен, укучыларың барып җитәлмәс. Шуңа күрә, бу өлкәләрне дә күздән ычкындырырга ярамый. Бетте. Бүгеннән башлап #котлау шигырьләре яза башлыйм. #Похулиганим?

Публикация от Марат Кабиров (@marat_kabirov_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100