Эльмира Кәлимуллинаны испан кинойолдызы Сара Монтьель белән чагыштырганнар

Инстадуслары җырчы Эльмира Кәлимуллинаның гүзәллегенә сокланганнар.

Җырчы Эльмира Кәлимуллина инстаграмга яңа фотосын урнаштырган. «Болак буе республика күргәзмәсен карап йөргәндә. Кичке Казаныбыз бик матур», — дип язган ул. 

Җырчының гүзәллегенә сокланып, инстадуслары аңа күп санлы комментарийлар юллаганнар.

Бер инстачы: «Сезнең матурлык кабатланмас! Әгәр чагыштыру мөмкин булса, сезнең гүзәллекне Элизабет Тейлор һәм Сара Монтьель гүзәллеге белән генә чагыштырып була. Бәлки, Клаудиа Кардинале белән… Тышкы матурлыкка моңлы тавышыгыз да кушыла», — дип язган. 

Инстачы Эльмирага «Королева Шантеклера» фильмын карарга киңәш иткән. «Үзегезнең җырчы ролен уйнаучы Сара Монтьель белән охшашлыгыгызны, һичшиксез, күрәчәксез, — дигән ул.