Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петросянның яшь хатыны юморист белән мөнәсәбәтләре турында сөйләп шаккаттырган

Ике гасыр берәүнең дә яши алганы юк, бала әтисез үсәчәк, дип язалар социаль челтәрләрдә.

news_top_970_100
Петросянның яшь хатыны юморист белән мөнәсәбәтләре турында сөйләп шаккаттырган

Юморист Евгений Петросянның яшь хатыны Татьяна Брухунова икесе арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләп халыкны шаккаттырган.

Евгений Петросян бишенче хатынына 2019 елда өйләнде, ә былтыр яз аларның балалары Ваган туды.

Татьяна 75 яшьлек Петросянны «ул хыяллана гына алган» кайгыртучанлык күрсәтүе турында язган. Юмористның киеме турында сүз чыккач, Татьяна 2010 елдан бирле юмористка киемне үзе сайлавы турында горурланып язган.

Петросян яшь хатыныннан баласы турында бик горурланып сөйли, «ул миңа бала бүләк итте», ди. «Минем яшемдә бу мөмкин түгелдер дип уйлый идем. Таняның тырышлыгы — ул мине моңа ышанырга мәҗбүр итте. Минем улым бар. Мин моның белән горурланам… Мин илебезгә талантлы кеше калдырам дип уйлыйм. Беребез дә күпме яшисен белми. Әгәр синең мөмкинлегең бар икән, балаң булырга тиеш. Мин үземнең күпмедер гомеремне аның белән уздыра алачагыма өметләнәм», — дигән.

Социаль челтәрләрдә аларның бу адымнарын яклаучылар бик күп түгел. Балага бәхет теләсәләр дә, Татьянаны да, Петросянны да күпләр гаепләп яза.

«Ике гасыр берәүнең дә яши алганы юк, бала әтисез үсәчәк».

«Петросянны бәхетле, кыяфәте яхшырды дигән. Нинди булган — шундый калган. Бәхетлеме, юкмы икәнен үзе генә белә. Бу яшьтә хатыннар турында түгел, чирләрең турында күбрәк уйлыйсың».

«Нинди бала бүләк итү турында әйтә? Бу ЭКО клиникасында Петросян акчасына сатып алынган товар. Бүләкне үз хисабыңнан бирәсе. Ә монда Таня аны күтәреп йөрмәгән, Петросян бала ясамаган, ә зур акчага суррогат анага акча түләп сатып алганнар. Татьяна суррогат ана турында үзе әйтте».

«Бу акча өчен ярату дип атала. Кызганыч, Брухунова акча өчен теләсә кем белән, аңа ничә яшь булуга карамастан да йөрергә мөмкин дигән моданы гына законлаштыра».

«Мин акча өчен дә шулкадәр яшь аермасы булганда яши алмас идем. Күз алдына китереп карагыз үбешкәнне… Фууу».

«Көнләшәсезме? Никадәр агу чәчәсез», — дип бу парны яклап язучылар да бар. Аңа «75 яшьлек бабайга нинди көнләшү булсын?» — дип җавап язганнар.

Петросянның беренче хатыны автоһәлакәттә үлә. Икенче, өченче хатыны белән дә ул озак яшәми, Елена Степаненко белән 33 ел яшиләр. Бишенче хатыны Татьяна Брухунова 1989 елда туган, озак еллар Петросянның концерт директоры булып эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100