Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көтәбез, сәхнәгә чыксын иде» — Марат Мухин Зөлфәт Хәким белән концерт оештырачакмы?

Танылган аранжировщик Марат Мухин язучы-прозаик, эстрада җырчысы Зөлфәт Хәким белән күрешкән. Тамашачы, Зөлфәт Хәкимнең сәхнәгә чыгуын сорап, Марат Мухинның Инстаграм битенә язган.

news_top_970_100
«Көтәбез, сәхнәгә чыксын иде» — Марат Мухин Зөлфәт Хәким белән концерт оештырачакмы?
https://www.instagram.com/maratmuhin/

«Менә шундый очрашу, Зөлфәт Хәким һәм Камил Гәрәев», — дип язган Марат Мухин һәм Инстаграм битендә бергә төшкән фотосын урнаштырган.

Татарстанның халык язучысы, эстрада җырчысы Зөлфәт Хәкимне соңгы арада сәхнәдә күренми, тамашачылар аны югалтты. «Зөлфәт Хәкимне сагындык бит, ник чыкмый икән ул сәхнәгә?» — дип сораган тамашачылар.

Марат Мухинга Зөлфәт Хәким белән уртак концерт оештырырга да тәкъдим иткәннәр: «Әйдә, Зөлфәт белән бергә концерт оештырыгыз әле. Сәхнәгә чыксын иде. Без көтәбез. Аның күңелгә үтеп керерлек җырлары бар», — дип тә язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100