Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалова&Сиринә Зәйнетдинова: «Күршеләрдә чәй эчеп йөри торган булганмын»

Казан филармониясенең алып баручысы, җырчы Сөмбел Билалова үзенең инстаграмда «Без өйдә һәм без бергә» дип аталган туры эфирлар сериясен башлап җибәрде. Беренче кунак - Казан филармониясе җырчысы Сиринә Зәйнетдинова булды.

news_top_970_100
Сөмбел Билалова&Сиринә Зәйнетдинова: «Күршеләрдә чәй эчеп йөри торган булганмын»
"Татар-информ" архивы

«Телевидениедә интервью форматында тапшыру алып барасым килгән иде», — ди Сөмбел. Чын телевизион тапшыру кебек туры эфир башында музыка да яңгырады. Сөмбел С витаминын таратып торсын өчен лимоннан смайлик та ясап куйган.

Сиринә Зәйнетдинова «Моңайма әле, сөйгәнем» җырын башкарып сөендерде тамашачыларны.

Сиринәгә иң беренче сорау: ничәдә тордың бүген?

Мин бүген бик иртә — сәгать алтыда тордым, чөнки күрше подъездда ремонт ясыйлар. Туры эфирга чыгасы булгач, бөтен эшне бетердем: ашарга пешердем, «килен» юган керләрне элдем.

Ә мин бүген ашарга да оныттым, Сиринә. Карантин вакытында өйдә утырганда көнне ничек кызыклы итеп үткәрергә? Киңәшләр бирче.

Иртән өйдә тыныч кына йөрим, чөнки кызым сәгать уникегә кадәр дистанцион укый. Аннан соң икәү өй эшләре белән шөгыльләнәбез. Яңа җырлар да өйрәнәбез, репертуар туплый торам, китаплар укыйм. Телефоннан әти-әниләрнең хәлләрен белеп алабыз. Битлек, перчаткалар киеп, витаминнар алырга кибеткә чыгып керәм.

«Күрше күрмәгәндә мин маен ашый торган булганмын»

Балачагыңнан истә калган берәр вакыйганы сөйлә әле.

Әти-әни кечкенә вакытта бик шук булуымны сөйлиләр. Мин Нурлатта туганмын, җәй көне авылга кайтып йөри идек. Нурлатта күршедә Зөмәйрия апа яши иде. Ул һәрвакыт тәмле сары май алып куя иде. Ул күрмәгәндә мин маен ашый торган булганмын. Аңа бару өчен трассаны үтәсе иде, чөнки йорты юл аша безнең өй каршында иде. Курыкмыйча шунда йөгергәнмен.

Кибетләргә, күршеләргә йөри торган булганмын. Күршеләрдә телевизор карап, чәйләр эчеп йөргәнмен. Әти-әни мәҗлесләргә мине дә алып бара иде. Әти баянда уйный, әни матур җырлый иде. Баянга һәм моңлы җырларга мәхәббәт тә балачактан калгандыр.

Баянга синең кебек җырлаучы кешеләр күп түгел…

Туры эфирга чыгып, баян белән онлайн концерт үткәрергә уйлыйм.

Син филармониядә ничә ел эшлисең?

Филармониядә тугыз ел эшлим. 2011 елда килгән идем. Безнең коллектив шәп.

Сөмбел Билалова туры эфирны караучыларга Сиринәгә багышлап «с» хәрефенә башланган матур сүзләр язарга кушты. «Тамашачылар» бик актив булды: сөйкемле, сандугач, сылу, сентименталь, серле, сирәк талант, самими сүзләрен җибәрделәр.

«Укытучының бармаклары клавишаларга тигәнне сокланып карап тора идем»

Сиринә, җырчы булмасаң, кем булыр идең? Мәсәлән, мин башлангыч сыйныфлар укытучысы булыр идем. Шундый хыялым бар иде.

Һәрвакыт җырчы булырга хыялландым. Әнием балалар бакчасында пешекче булып эшләде. Мин әни белән анда бара идем. Музыка сыйныфына кереп, пианинода уйнап утыра идем. Музыка укытучысының фортепианода уйнап, балаларны түгәрәккә бастырып өйрәтүен карап торырга ярата идем. Укытучының бармаклары клавишаларга тигәнне сокланып карап тора идем.

Кемнәр белән хәзер өйдә утырасың?

Өйдә кызым белән утырам. Ирем Нурлатка әнисенең хәлен белергә китте. Урынын үзгәртү урында СМС җибәрде.

Җырчы булуның уңай яклары күп, ә җырчы булуның өч минусын әйтә аласыңмы?

Ерак юллар. Алар, әлбәттә, күңелле үтә. Яраткан һөнәр булгач, минусы юк та кебек. Матур итеп тамашачы алдына чыгабыз, күңел җылысын тамашачыга җиткерәбез. Автор сүзләрен, композитор көен тыңлаучыга җиткерү — зур җаваплылык. Өйдән чыгып киткәндә моңсу вакытлар була. Аларны бик сагынып кайтам. 

Әгәр шушы ук минутта берәр һөнәргә өйрәнү мөмкинлеге булса, нәрсәгә өйрәнер идең? Мин, мәсәлән, әйбәт итеп тегәргә өйрәнер идем.

Авызымнан сүземне тартып алдың. Мин дә тегәргә өйрәнер идем. Кибетләргә чыгарга ярый башлагач, тегү машинасы алып, бергә тегәрбез.

Берничә айдан соң барысы да әйбәтләнәчәк. Дөньяның нинди илендә яки шәһәрендә булырга теләр идең?

Андый хыял һәркемдә бардыр.Чит илдә булганым бар, әлбәттә, тик Казаннан китәсем килми. Мин таулар яратам. Италиягә, Франциягә барыр идем. Европа буенча автобуста сәяхәт итү — минем хыял.

«Күп тамашачының мәхәббәтен яулыйсы иде»

Хыял дигәннән, тагын берәр зур хыялың бармы?

Минем тамашачының күңелендә озак елларга халык җырчысы булып каласым килә. Халык җырчысы исемен алу да насыйп булсын, әлбәттә. Күп тамашачының мәхәббәтен яулыйсы иде. Минем якыннарым беркайчан да авырмасын иде. Һәркемнең күңеле тыныч булсын иде.

Сиринә тамашачыларга да ике сорау әзерләгән. «Кызым белән дуэт җырлыйм, ул җырның исеме ничек?» — дип сорау бирде һәм өч вариант җавап: «Ана белән бала мәхәббәте», «Балам — бал, әнием — гөл», «Иң кадерле кешем». Икенче вариант дөрес җавап иде.

«Ул җырның сүзләре авторы Роза Хафизова, Гүзәлия көе. Эчтәлеге бик матур. Ананың язмышы нинди генә булса да, баласына булган мәхәббәт көчле булып калырга ярдәм итә», — дип сөйләде Сиринә.

Сиринә икенче сорауны яңгыратты: «Бишенче сыйныфта укыганда, район күләмендә Бөек Ватан сугышына багышланган фестивальдә катнаштым. Сугыш темасына җыр башкарып, беренче урын алдым. Ул минем өчен бик кадерле мизгелләр иде. Шуннан сәхнәне яратып калдым. Ул русча җыр иде. Исеме ничек? Өч вариант: «Синий платочек», «Катюша», «Вон кто-то с горочки спустился».

Сиринә «Катюша» җырын җырлап, беренче урын алган булган.

Сөмбел тиз генә блиц-сораштыру үткәреп алды:

Иртәнге ашка нәрсә ашадың?

Кыздырган йомырка.

Соңгы бик ошаган фильм?

«Унесенные ветром»

Чәй яки кофе?

Чәй.

Нәрсә бүген шатландырды?

Кызым «бишле» алды.

Салават яки Фирдүс?

Икесе дә, Фирдүс — якташым, Салават абыйның җырларын бик яратам.

Фатир яки йорт?

Йорт.

Торт яки аш?

Аш.

Этме, мәчеме?

Мәче.

Диңгезме яки таумы?

Тау.

Яраткан төсең?

Алсу төс.

Башыңда нинди җыр?

«Балам — бал, әнием — гөл».

Туфли яки кроссовки?

Туфли.

«Самсунг» яки «айфон»?

«Айфон».

Язарга яки шалтыратырга?

Аудио яздырып җибәрү яки шалтырату. Язарга яратмыйм, вакытны күп ала.

Кызлар бию паузасы да ясап алдылар. Рәхәтләнеп татар халык биюен биеделәр. Шул арада Сиринәнең кызы Эльвина да кушылды. Әни белән кыз дуэт башкарды, «Балам — бал, әнием — гөл» җырын җырладылар.

Соңыннан Сиринә белән Эльвина тапшыруның символы булган елмайган лимонны үзләре дә ясады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100