Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаеваның ире Вилли zoomга тоташа алмаучы сыер савучыдан көлгән

Челтәрле бизнестагы «наставник"ның zoomы шул компаниядә эшләүче бер сыер савучы ханымның кичке савым вакытына туры килгән.

news_top_970_100
Гөлназ Асаеваның ире Вилли zoomга тоташа алмаучы сыер савучыдан көлгән
Салават Камалетдинов

Челтәрле бизнеста эшләүче татар эстрадасы вәкилләре гади халыктан ачыктан-ачык көлә башлаган. Шуларның берсе — Гөлназ Асаеваның тормыш иптәше, яшь җырчы Вилли. Ул үзенең сторисларына бер «наставнигы»ның сторисларын күчереп куйган. Анда «челтрәвик» колхоздагы сыер савучы белән аралаша.

«Исәнмесез. Мин zoomга керер өчен сәгать сигездә эштән кайтып җитә алмыйм. Сез аны саклап калдыра аласызмы?» — дип сораган сыер савучы. «Наставник» аңа туры эфирны телефоннан карарга тәкъдим иткәндер инде. «Мин телефонда. Әмма мин фермада, сыер савуда. Кичке савым вакыты бит», — дип тә язган ул.

Вилли шушы язышуны сторисларында күрсәткән. «Сыерлар — изге әйбер. Zoom соңыннан», — дип тә өстәгән үзеннән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100