Дилә Нигъмәтуллина: "Нинди замана китте соң бу?"

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаны социаль челтәрдә югалтканнар.
"Инстаграмга бер 3-4 көн бер фото да куймый башласаң, "кая югалдың, күренмисең", - дия башлыйлар. Нинди замана китте соң бу? Инста заманасы. Мин исән-сау, Аллага шөкер! Эшләр кайный, ремонт белән шөгыльләнәм әле. Булат белән концертларга әзерләнәбез. Шуңа күрә вакыт бик тар. Озакламый гыйнвар графигын чыгарырбыз. Ә әлегә... чәй эчәргә киттем. Иптәш кыз килгән иде, тәмнүшкәләр алып килгән. Мммм", - дип язган Дилә Нигъмәтуллина.