Рәнис Габбазовның туачак баласына караватны кем бүләк итәчәк?

Яшь гаиләгә әлеге бүләкне Рәшит Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттахов алып бирергә вәгъдә иткән.
Улыбыз туарга санаулы көннәр калып бара. Бик куркам, хатын өчен борчылам, бала өчен дә. Бәби кайтышка бар кирәк-яракны алып куйдык инде. Караватны Рифат Фәттахов үзе бүләк итәм диде. Үзебезгә ошаганын карап куйдык инде. Балабызга Тимерлан дип исем кушачакбыз, - диде Рәнис “Татар-информ”га. Рәниснең быел җәй буе йорт салуы да билгеле. Өй төзелеп бетте. Шушы арада күчмәкче булабыз. Бәбине яңа нигезгә алып кайтачакбыз, - диде булачак әти.